Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы искәртә: оешмалар хезмәткәрне эшкә кабул итү һәм эштән азат итү турында мәгълүматны электрон рәвештә Пенсия фондына җибәрергә бурычлы. Моны тиешле боерык чыкканнан соң икенче көнне эшләргә кирәк.
Мәгълүматны үз вакытында бирү мәшгульлек органнары тарафыннан пособие билгеләү өчен кулланыла торган мәгълүматларның актуальлеген тәэмин итә.