Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр – чын эшчеләр. Яз башында балалар яшелчә культуралары үсентеләре үстерделәр һәм аларны теплицада утырттылар. Балалар яшелчә культураларының төрләре белән таныш, шулай ук кайчан һәм нәрсә чәчәргә кирәклеген дә яхшы беләләр.
Балалар үзләре утырткан үсентеләрне үзләре карыйлар. Бүген үсентеләр чәчәк инде ата, һәм балалар беренче кыяр уңышын көтәләр. Балалар йорты тәрбиячеләре үз тәрбияләнүчеләренең мөстәкыйльлеге һәм җаваплылыгы белән бик горурланалар. Алган күнекмәләр балаларга киләчәк тормышта ярдәм итәчәк.