Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Кукмараның «Тылсым» комплекслы үзәге белгечләре «Ветеранга открытка» дигән акция уздыра. Аның максаты – пандемия чорында ветераннарга игътибар һәм ярдәм күрсәтү.
Бүгенге көндә Кукмара муниципаль районында 14 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларга открыткалар волонтерлар – социаль хезмәткәрләр аша тапшырылды. Өлкән кешеләр игътибар өчен акцияне оештыручыларга һәм катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.