«Җиңүгә 75 адым» тикшеренү иҗади проектын тормышка ашыру кысаларында Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбияче Лидия Ефимова җитәкчелегендә, сугышчан дан залын булдырдылар.
Бу залда балалар «Сугыш еллары җырлары», «Герой шәһәрләр», «Герой пионерлар», «Яшь гвардия», «Бөек Ватан сугышында якташларыбыз», «Бөек Ватан сугышы чоры язучылары һәм шагыйрьләре» блоклары буенча тикшеренү материалы тәкъдим иттеләр. Шулай ук балалар Мәңгелек ут макетын ясадылар.
Проектта приютның 7 тәрбияләнүчесе катнашты.