Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларга күп тапкырлар төрле иганәче ярдәме күрсәткән шәхси эшмәкәр Риф Газизҗан улы Әхмәтҗанов район социаль яклау бүлегенә оригиналь тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.
Апрель аенда үз туган көннәрен билгеләп үтүче өйдә социаль хезмәтләр алучылар бу көннәрдә хәйрияче исеменнән чәчәк бәйләмнәре алалар.
Туган көнен билгеләп үтүчеләр эшмәкәргә чын күңелдән рәхмәтле. Бу катлаулы чорда мондый игътибар аеруча кыйммәтле.