Волонтерлар «Юлдаш» интернат-йортына булышалар

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

27 нче апрельдән Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты һәм психоневрология интернаты үзизоляция режимына күчтеләр. Интернат-йортта яшәүчеләр белән бергә учреждениедә 70тән артык хезмәткәр изоляциядә калды.

Үзизоляция алдыннан учреждениеләрдә кирәкле әзерлек чаралары үткәрелде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасы оештырылды, шулай ук сөт продукциясе һәм икмәк-күмәч әйберләрен контактсыз китерү мәсьәләләре дә хәл ителде.

Бу хәл уңаеннан «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе активистлары учреждениеләргә хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Партиялеләр 10 килограммнан артык тавык ярымфабрикаты тапшырдылар. Мондый ярдәм атна саен күрсәтеләчәк.

Фото чыганагы: «Бердәм Россия» партиясенең рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International