Хәйриячеләр Чирмешән интернат-йортына яшелчә, җиләк-җимеш һәм ипи китерәчәкләр

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бүгенге көннән Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Татарстанның барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре кебек үк, үзизоляция режимына күчте. Ай дәвамында интернат-йорт карамагындагылар һәм хезмәткәрләр бергә учреждениедә яшәячәк.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасы оештырылды, кирәкле әзерлек чаралары үткәрелде.

Интернат-йорт үзизоляциядә булганда, Чирмешән муниципаль районы администрациясе атна саен учреждение хезмәткәрләренә яшелчә һәм җиләк-җимеш алып киләчәк. Моннан тыш, «Багетный» АХЭСКК (эшмәкәр Альберт Яхи улы Латыйпов) интернат-йортка бушлай икмәк-күмәч әйберләре бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International