Минзәлә комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән туры эфирда аралашуларын дәвам итә

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

27 нче апрельдә «Үзеңне тыңла һәм тынычлыкны таны» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Светлана Соловьева учреждениенең Инстаграмдагы аккаунтында дистанцион дәрес үткәрде.

Чарада катнашучыларга эчке проблемаларны хәл итү һәм артык борчуларны киметү өчен психологик күнегүләр тәкъдим ителде.

Дәрестә 32 кеше катнашты, алар арасында 6 балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International