Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова «Әни+сабый» клубы балалары һәм әниләре өчен онлайн-дәрес үткәрде. Дистанцион чараның максаты – игътибар концентрациясен үстерү һәм хәрәкәтләрне координацияләү.
Дәрес вакытында белгеч социаль хезмәтләр алучыларга су тамчысы белән эшләү тәртибен күрсәтте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый дәрес балаларга кулларның вак моторикасын үстерергә мөмкинлек бирә, үз-үзеңне күрсәтү өчен яхшы ысул булып тора. Су белән уеннар – укытуның иң күңелле алымнарының берсе. Педагог сүзләренә караганда, мондый мавыктыргыч дәресләр хәтта иң тиктормас сабыйларга да ошый.
Дәрес ахырында балалар үзләренең яңа техникада ясалган рәсемнәре белән мактандылар.