Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатларыннан, ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча, социаль хезмәт күрсәтүче стационар учреждениеләр үзизоляция режимына күчерелде.
Татарстанда барлыгы 45 оешма яңа режимда эшли – социаль приютлар, психоневрология интернатлары, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен социаль адаптация урыннары.
Ай дәвамында учреждениеләрдә 5 027 социаль хезмәт алучылар белән бергә 1 001 хезмәткәр яшәячәк.
Үзизоляция алдыннан учреждениеләрдә кирәкле әзерлек чаралары үткәрелде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасы оештырылды, шулай ук сөт продукциясе һәм икмәк-күмәч әйберләрен контактсыз китерү мәсьәләләре дә хәл ителде.
Моннан тыш, үзизоляциягә китәр алдыннан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре территорияләре җентекләп дезинфекцияләнде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәт алучыларга һәм учреждениеләр хезмәткәрләренә битараф булмаган татарстанлылар, предприятиеләр, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр дә ярдәм күрсәтә, алар азык-төлек товарлары, шәхси саклану чаралары һәм беренче чиратта кирәк-яраклар запасларын тулыландырып торалар. Мәсәлән, Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына 30 кг бал тапшырылды.
Төп фотографиядә – Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре