Алабуга социаль оешмалары үзизоляциягә ябыла

2020 елның 26 апреле, якшәмбе

Киләсе атнадан Алабугада психоневрология интернаты белән картлар һәм инвалидлар йорты тулысынча үзизоляциягә ябыла. Әзерлек эшләре алып барылган. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза.

Алабуга социаль яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу оешмаларда пациентлар һәм тәрбияләнүчеләр белән бергә сиксәнгә якын хезмәткәр яшәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International