27 апрельдән Татарстан Республикасы Алексеевск районындагы өлкәннәр өчен интернат-йорт тулысынча үзизоляция режимына күчә.
Дүшәмбедән интернат-йорт хезмәткәрләренә һәм анда яшәүчеләргә интернат территориясен ташлап китәргә ярамый. Район башлыгы Сергей Демидов яшәүчеләргә һәм хезмәт коллективына ярдәм күрсәтте: интернатка LED-телевизор, шулай ук азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Җыелмаларга ит продукциясе, җиләк-җимеш, кондитер әйберләре кертелгән.
Район башлыгы хезмәткәрләрнең бу вакытлы кыенлыкларны кабул итәргә әзер булулары өчен рәхмәт белдерде.
«Без, үз чиратыбызда, сезнең теләсә нинди үтенечләрегез һәм тәкъдимнәрегез ишетергә әзер. Үзегезне саклагыз!», – дип ассызыклады җитәкче.