«Шатлык» үзәге социаль хезмәткәрләре өлкәннәр өчен әдәби сәгать үткәрделәр

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә хәзерге татар теленә нигез салучы Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулды. Шушы вакыйга уңаеннан Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре әдәби сәгать уздырдылар.

«Библиотерапия» технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларны талантлы язучы һәм шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар, аның язмышы, балачагы, ятимнең ачы өлеше турында сөйләделәр. Шулай ук өлкәннәр шагыйрьнең Кырлай авылындагы тормышы турында белделәр. Социаль хезмәт алучылар Г. Тукайның иҗаты, шигырьләре һәм поэмалары турында ишеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International