26 апрель – Халыкара Чернобыль һәлакәтен искә алу көне

2020 елның 26 апреле, якшәмбе

26 апрельдә Россиядә Радиация һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне.

34 ел элек бу көнне Чернобыль АЭСында техноген һәлакәт булган. Бу һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар батырлыгы булмаса, тагын да куркынычрак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган авария.

Безнең 3 500 артык якташларыбыз, үз гомерен һәм сәламәтлеген кызганмыйча, радиацион куркынычына каршы көрәшкә басты.

Чернобыль каһарманнарының батырлыгы безнең хәтердә, балаларның һәм яшь буынның хәтерендә Ватанга тугрылык үрнәге буларак калырга тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International