«Өмет утравы» үзәге белгечләре өлкәннәргә стрессны җиңәргә булышалар

2020 елның 24 апреле, җомга

Өлкән кешеләр үзизоляция чорында стресска аеруча нык бирешәләр, чөнки мондый яшьтә гадәти тормыш рәвешен үзгәртү җиңел түгел. Өлкәннәргә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итү өчен Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Гарденотерапия», «Библиотерапия», «Хатирәләр терапиясе» кебек технологияләрне кулланалар.

Бу технологияләр олы яшьтәге кешеләрнең психологик һәм физик халәтен яхшырту өчен кертелгән. Социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрелә, бу пандемия чорында өлкәннәргә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International