Яңа коронавирус инфекциясе таралмасын өчен Татарстан Республикасының барлык стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вакытлыча үзизоляция режимына күчә. Тиешле йөкләмәне президент Р.Н. Миңнеханов бирде.
Бүген учреждениеләрдә барлык кирәкле әзерлек чаралары үткәрелә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасын оештыра, шулай ук инде сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч әйберләрен контактсыз китерү мәсьәләләре дә хәл ителгән.
Үзизоляция алдыннан Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына район эшмәкәрләре, районы Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре дә ярдәм күрсәттеләр. Шушы көннәрдә учреждениегә яшелчә, җиләк-җимеш, чәй тәм-томнары һәм башка азык-төлек товарлары, шулай ук беренче чиратта кирәк-яраклар тапшырылды.