27 нче апрельдән Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимына күчә. Моның алдыннан учреждениедә барлык кирәкле әзерлек чаралары үткәрелә.
Бүген, мәсәлән, учреждение территориясен дезинфекцияләделәр.
Ай дәвамында интернат-йорт карамагындагылар һәм хезмәткәрләр учреждениедә яшәячәк. Мондый чаралар яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында күрелә. Үзизоляция режимына Татарстанның барлык стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре күчәчәк.