Республика президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча социаль хезмәт күрсәтүче стационар учреждениеләр вакытлыча үзизоляция режимына күчәләр.
Үзизоляция алдыннан учреждениеләрдә барлык кирәкле әзерлек чаралары үткәрелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасы оештырылды, шулай ук сөт продукциясен һәм икмәк-күмәч әйберләрен контактсыз китерү мәсьәләләре дә хәл ителде.
Әлеге учреждениеләр урнашкан муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук битараф булмаган барлык татарстанлылар да ярдәм итә.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты яңа эш режимына 27 апрельдән күчәчәк. Учреждениенең 29 хезмәткәре учреждениедә, 121 хезмәт алучы белән бергә яшәячәк.
Дәүләт ярдәменнән тыш, интернат-йорт җирле бюджеттан да ярдәм алды. Изоляция чорында хезмәткәрләргә өстәмә 16 карават һәм матрас бүлеп бирелгән, учреждениегә 150 кг он тапшырылган.
Буа районы хәйриячеләре дә бу катлаулы вакытта өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек товарлары белән ярдәм иттеләр. Алар интернат-йортка токмач, ярмалар тапшырдылар. Апас районы эшмәкәрләре бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм кер юу порошогы белән ярдәм иттеләр.