Кукмара районында «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасын тормышка ашыру дәвам итә. 23 апрель көнне «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре Ләйсән Яковлева һәм Эльмира Салихова тарафыннан чираттагы дәрес үткәрелде.
Чарада 10 социаль хезмәт алучы катнашты. Дәресләр өй шартларында, лекция формасында үтте. Очрашуның темасы – «Өйдә утырабыз».
Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга бүгенге көндә үзизоляция режимын үтәү кирәклеге турында сөйләделәр, өйдән чыкмыйча гына вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә мөмкин булуын аңлаттылар.