Үзизоляция чорында социаль хезмәткәрләр гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләр күрсәтүне дәвам итәләр

2020 елның 24 апреле, җомга

Бүгенге көндә Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 137 өлкән яшьтәге кешегә хезмәт күрсәтелә. Аларга социаль-көнкүреш хезмәтләрне 17 социаль хезмәткәр күрсәтә.

Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим гамәлдә булган вакытта комплекслы үзәк хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнарга йорт территорияләрен чистартырга булышалар.

COVID-19 таралуына юл куймас өчен, социаль хезмәткәрләр һәрвакыт перчатка һәм битлек киеп йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International