Кечкенә балалар буяулар белән эшләргә бик яраталар. Бу кешенең гармонияле үсеше өчен бик мөһим, рәсем ярдәмендә бала әйләнә-тирә дөнья белән аралаша, хис-тойгыларын, куркуларын белдерә.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Әни+сабый» клубының чираттагы онлайн-дәресе узды. Чараның максаты – үзизоляция шартларында балаларның ялын оештыру, буяулар белән эшләү техникасы, кисточка һәм карандаш тоту кагыйдәләре белән танышу, төс турында белемнәрне ныгыту.
Башта социаль педагог Әлфия Хөснетдинова әниләргә бу яшьтәге балалар өчен туры килә торган биш кызыклы эш техникасы күрсәтте. Аннан соң, фигуралы штамплар, бармаклар кулланып, балалар үзләренең иҗади эшләрен башкардылар. Педагог ата-аналарга балаларны пычранган өстәлләр һәм җиһазлар өчен әрләмәскә, киресенчә, балага бүлмәдә рәсем белән шөгыльләнү өчен аерым урын бүлеп бирергә киңәш итте. Балага күбрәк ирек бирү, иҗат өчен шартлар тудыру – баланың уңышлы үсеше нигезе әнә шул.