Үзизоляциягә карамастан, Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары, «Развивайка» клубы эшчәнлеге кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
21 нче апрельдә әниләр һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен WhatsAppта оештырылган төркемдә чираттагы дәрес узды.
«Развивайка» клубының төп эшчәнлеге мөмкинлекләре чикле балаларның тормыш сыйфатын күтәрүгә, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлдерелгән.
Балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техникалар кулланалар. Арт-терапия стрессларны кисәтү һәм җиңүнең танылган методлары арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора, ул коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә, эмоциональ киеренкелекне бетерүгә, моториканы үстерүгә ярдәм итә.
Узган дәрестә балалар ата-аналар белән бергә Пасха йомыркалары формасында бүлмә өчен бизәкләр ясадылар.