«Гнездышко» приютына хәйрия ярдәме күрсәттеләр

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районының «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына азык-төлек товарлары, шәхси саклану чаралары һәм беренче чиратта кирәк-яраклар белән тартмалар тапшырылды.

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ учреждениене медицина һәм хуҗалык перчаткалары, антисептиклар, чүп капчыклары, салфеткалар, памперслар һ.б. белән тәэмин итте.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты, битлекләрдән һәм медицина перчаткаларыннан тыш, приютта тәрбияләнүчеләрне һәм хезмәткәрләрне җиләк-җимеш, чәйгә тәм-томнар, сок, чәй, сыр белән сөендерде.

Мондый бүләкләргә алдагы айны бергә яшәячәк өлкәннәр дә, балалар да шат иде. Исегезгә төшерәбез, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, Татарстанның стационар учреждениеләре вакытлыча үзизоляция режимына күчәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International