Актаныш районы хәйриячеләре интернат-йортның азык-төлек запасларын тулыландырды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус аркасында дөньяда килеп туган хәл битараф булмаган кешеләрне берләштерә.

Бүген республикада ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерүдә ярдәм күрсәтү буенча кайнар линияләр эшли, татарстанлыларга социаль хезмәткәрләр, волонтерлар, профсоюзлар булыша. Республика предприятиеләре һәм оешмалары да читтә калмый.

Әйтик, Актаныш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хәйрия нигезендә азык-төлек товарлары белән тәэмин ителде.

Крестьян (фермер) хуҗалыгы формасында эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы Фәрдиева Хаҗяр Гали кызы учреждениегә 46 кг кош ите тапшырды. «Касымовский сөт заводы» ҖЧҖ интернат-йортны 3 мең сум күләмендә ярмалар белән тәэмин итте.

Бүген, Татарстанда стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре үзизоляция режимына күчкәндә, мондый ярдәм аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International