«Буа якташлыгы» КҖИО Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре тапшырды.
Җирле иҗтимагый оешма учреждениегә 300 битлек тапшырды, шул рәвешле интернат-йортның шәхси саклану чаралары запасларын тулыландырды.
Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанның стационар учреждениеләре бер айга үзизоляция режимына күчәләр. Министрлык тарафыннан яшәүчеләрне дә, хезмәткәрләрне дә туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле азык-төлек запасы оештырылды. Мондый чаралар яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен күрелә.