Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең «Әни+сабый» клубының чираттагы онлайн-дәресе узды. Ул фонетик ритмика белән танышуга багышланган иде.
Дәрес башында социаль педагог Әлфия Хөснетдинова ата-аналарга фонетик ритмика белән шөгыльләнүнең файдасы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр баланың сөйләм күнекмәләрен, фонетик яктан дөрес сөйләшү формалаштырырга ярдәм итә.
Дәреснең практик өлешендә педагог ата-аналарны һәм балаларны берничә күнегү белән таныштырды. Әлфия Хөснетдинова әлеге күнегүләрне башкару тәртибен аңлатып кына калмады, ә аларны дөрес итеп ясап та күрсәтте.
Очрашу ахырында педагог ата-аналарга үз балаларына игътибар, ярдәм күрсәтергә, алар белән ешрак аралашырга киңәш итте. «Сабый ничек кенә үсмәсен, нинди генә уеннар, дәресләр, методикалар һәм күнегүләр ясамасын, балага, беренче чиратта, сезнең белән гади көндәлек аралашу кирәклеген истә тотарга кирәк. Үзизоляция чоры – моның өчен менә дигән сәбәп», – дип йомгаклады белгеч.