Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Светлана Кирдина социаль хезмәт алучы бала белән «Йортыбызны уттан саклыйк» дип исемләнгән шәхси дәрес үткәрде.
Онлайн-чараның максаты – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, балаларны янгын сүндерүче һөнәре белән таныштыру.
Белгеч янгын килеп чыгу сәбәпләре һәм беренчел янгын сүндерү чаралары турында җентекләп сөйләде. Көнкүрештә электр җылыту җиһазлары һәм электр приборлары белән куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.
Чара ахырында балигъ булмаган бала мөстәкыйль рәвештә янгын вакытында гамәлләр алгоритмын төзеде.