«Изгелек» комплекслы үзәге балигъ булмаганнар өчен дистанцион дәрес үткәрде

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус пандемиясе аркасында килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре хезмәт алучылар белән дистанцион режимда эш алып баралар.

Белгечләр даими рәвештә, торак-көнкүреш шартларын тикшерү максатыннан, риск төркеменнән булган гаиләләргә шалтыратып торалар.

22 апрель көнне социаль педагог А.А. Мөхәммәтҗанова бүлекчәдә исәптә торучы балигъ булмаганнар белән дистанцион дәрес үткәрде. Ул сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланган иде. Балигъ булмаган балалар сәламәтлек саклауга кагылышлы сорауларга бик теләп җавап бирделәр, витаминнар белән бай продуктлар турында күп яңалык белделәр.

Дәрес ахырында педагог балаларга пандемия чорында шәхси гигиена мөһимлеге турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International