Кукмара районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем туган илем – Татарстан»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
Конкурста балигъ булмаган социаль хезмәт алучы балалар катнашты, үз эшләрен алар популяр мессенджер аша җибәрделәр. Балалар республикабызның истәлекле урыннарын, Татарстан символларын, милли костюмнарны ясадылар. Бәйге бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.