Мамадыш муниципаль районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе һәм саклык чаралары турында җентекләп сөйләделәр.
Аерым игътибар шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүгә бирелде.
Тәрбиячеләр балаларга авыр вакытта кешеләргә ярдәм итә торган табиблар, волонтерлар, коронавирусны җиңү өчен төрле тикшеренүләр үткәрә торган галим-вирусологлар турында сөйләделәр.