22 нче апрель көнне Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Марина Гатина дистанцион режимда «Ачу белән идарә итү» дигән дәрес үткәрде.
Чара «Балачакның игелекле дөньясы» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Дәреснең максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне үз ачулары белән идарә итү күнекмәләренә өйрәтү.
Инстаграмда узган туры эфирда катнашучыларга төрле уеннар һәм күнегүләр тәкъдим ителде.
«Хисләрне үзеңдә саклау, аларны яшерергә омтылырга тырышу бик зарарлы, шуңа күрә эмоцияләрне тирә-юньдәгеләргә зыян китермичә генә күрсәтергә өйрәнегез», – дип мөрәҗәгать итте балаларга психолог.
Дәрестә 28 кеше катнашты, алар арасында 5 балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар да бар иде.