Бөгелмәнең комплекслы үзәгендә гаиләләр өчен онлайн-дәресләр уздырыла

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

22 апрельдә Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ольга Колганова «Башкаларга шатлык бүләк ит» дип аталган онлайн-дәрес үткәрде.

Очрашуның максаты ата-аналарны үз балаларын аңларга өйрәтү, гаиләдә эмоциональ фонны яхшырту иде.

Дәрес барышында «Гномс гаиләсе» уены кулланылды, аның ярдәмендә әни һәм бала бер-берсенә карата булган хис-тойгыларын билгеләделәр һәм тасвирладылар. «Исем» күнегүе ярдәмендә ата-аналар баланың гаилә әгъзаларына карашы турында белделәр.

Очрашу ахырында психолог ата-аналарга гаиләдәге эмоциональ фонны яхшырту өчен кулланырга мөмкин булган берничә күнегү тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International