Иҗат эше стрессны җиңәргә, гомуми хәлне яхшыртырга булыша, шулай ук ул балалар белән бергә вакыт үткәрүнең менә дигән ысулы. Хәзер, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү максатыннан кешеләр үзизоляция режимын саклаганда, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова хезмәт алучылар белән онлайн режимда дәресләр үткәрә.
Кичә «Әни+сабый» клубы кысаларында белгеч «Җир көне» дип исемләнгән иҗади онлайн-дәрес үткәрде. Чараның максатлары: үз-үзеңне изоляцияләү шартларында гаиләләрнең ялын оештыру, балаларның форма һәм төс турында белемнәрен ныгыту, табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт һәм планетадагы барлык тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.
Очрашу башында педагог балаларга һәм аларның ата-аналарына 22 апрельдә Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелүе турында сөйләде. Әлфия Хөснетдинова барлык кешеләрнең табигатьне сакларга тиешлеген искә төшерде.
Дәрес барышында балалар «Яхшы-начар» дигән уен уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, фонетик күнегүләр башкардылар. Соңыннан педагог балаларга ата-аналар белән бергә «Җир – туган йортым» дигән темага рәсем яки кул эшләре ясарга тәкъдим итте.