Бу ялларда православие динен тотучылар иң зур бәйрәмнәрен – Пасханы билгеләп үттеләр. Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да бәйрәмнән читтә калмады.
Быел, коронавирус йогышы белән бәйле хәлне исәпкә алып, Пасхага әзерлек һәм аны уздыру барлык куркынычсызлык чараларын үтәп башкарылды: чиркәүгә барудан интернат-йорт карамагындагылар тыелып тордылар, ә бәйрәмгә әзерләнү кечкенә төркемнәрдә барды. Биредә яшәүчеләр дә, учреждение хезмәткәрләре дә медицина битлекләрендә инде.
Башта интернат-йорт карамагындагылар матур наклейкалар ярдәмендә Пасха йомыркалары бизәделәр, ә аннары, изге теләкләр теләп, аларны учреждениедәге дусларына тараттылар.