Баулы интернат-йортында «Кырыс сугыш елларының тере шаһитлары» дигән цикл төшерәләр

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының истәлекләре югалмасын, ә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм шаһитларның тере тавышы күп еллардан соң да яңгырасын өчен, Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кырыс сугыш елларының тере шаһитлары» дип исемләнгән видеоязмалар циклы төшерәләр.

Ул чор турындагы хатирәләре белән тыл хезмәтчәннәре Ии.Х. Җәләев, А.А. Макарова, Д.А. Вәлиева уртаклашалар. Узган атнада видеога Дмитриевка авылында туып-үскән, социаль хезмәтләр алучы Анастасия Артемьева Макарованы төшерделәр.

«Сугыш башлангач, әтине фронтка алдылар. Әни дүрт бала белән ялгызы калды. Без, балалар, өлкәннәр белән беррәттән эшләдек. Ә тиздән без әтинең вафат булуы турында хәбәр алдык», – дип искә ала Анастасия Макарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International