Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән дистанцион режимда һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итә.
Консультант Ләйсән Бәһәветдинова баларга мәшгульлек үзәгенең эшсез калган кешеләргә эшкә урнашуда, ә төрле яшьтәге балаларга һөнәр сайлауда ярдәм итүе турында сөйләде.
Ата-аналарга балалар белән кызыклы һөнәрләр дөньясына чумарга һәм төрле техникалардан файдаланып, профконсультант белән бергә рәсем ясарга тәкъдим ителде. Дәрес барышында һөнәрләр турында мультфильм күрсәтелде.
Чара ахырында балаларга «Мин киләчәктә кем булырга телим» дигән темага рәсем ясарга тәкъдим иттеләр.
Һөнәри юнәлеш бирүче чараны мәшгульлек үзәгенең социаль челтәрдәге рәсми төркемендә, түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.com/wall-139774311_819.