Махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында өлкәннәр азык-төлеккә, даруларга мохтаҗ булмасын һәм үзләре дә җәмәгать урыннарына йөрмәсен өчен, Татарстанның барлык муниципаль районнарында ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында волонтерлар отрядлары булдырылды.
Республиканың өлкән яшьтәге кешеләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала: 8 (843) 598-3-598.
Ялгыз һәм ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр кирәкле азык-төлек, дару препаратлары исемлеген формалаштыралар, ә аннары аларны социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар район яки шәһәр кибетләрендә һәм даруханәләрендә сатып алалар. Әзер пакетларны, куркынычсызлык чараларын үтәп, өлкән яшьтәге кешеләргә оператив рәвештә китереп бирәләр.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.
Исегезгә төшерәбез, республикада шулай ук Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.