Быел Минзәлә районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Космонавтика көнен үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр.
Бәйрәмгә әзерлек алдан ук, столяр остаханәсендә ракета моделен проектлау белән башланды. Моның өчен балаларга инструментлар белән эшләү белән беррәттән, кайбер фәнни белемнәр дә кирәк булды. Математика һәм геометрия буенча белемнәр аларга детальләрнең күләмен һәм формаларын үлчәүдә ярдәм итте, ә «Техник иҗат» эш программасы буенча дәресләрдә алган күнекмәләр материалны эшкәрткәндә һәм детальләрне берләштергәндә кирәк булды.
Ракета төзүне балалар 12 апрельгә төгәлләргә планлаштырган иде, һәм алар вакытында өлгерделәр. Приютта тәрбияләнүчеләр үз эшләренең нәтиҗәсе белән канәгать калды.
12 апрель кичендә балалар Юрий Гагарин турында фильм карадылар.
Ә приютның кече төркем тәрбияләнүчеләре өчен космос һәм космонавтлар турында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Балалар зур кызыксыну белән китаплар карадылар, галәмдәге гаҗәеп ачышлар, заманча космик станцияләр турында белделәр.