Үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре гражданнарга социаль хезмәтләр һәм консультацияләр күрсәтүне дәвам итәләр. Алар дистанцион форматта уза.
Әйтик, Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар һәм күп балалы гаиләләр белән онлайн-әңгәмәләр һәм консультацияләр үткәрәләр. Коронавирус пандемиясе вакытында гаиләләргә куркынычсызлык чараларын үтәү кирәклеге, бу чорда үз-үзеңне изоляцияләүнең мөһимлеге турында сөйлиләр. Белгечләр үз карамагындагыларны бер-берсенә игътибарлырак булырга, янәшәдә яшәүче өлкәннәргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакыра.