Министр Эльмира Зарипова республика мәшгульлек хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 17 апреле, җомга

Хөрмәтле коллегалар, Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне Мәшгульлек дәүләт хезмәте оешу көне белән котлыйм! Бик күп үзгәрешләр кичереп, 29 ел дәвамында Татарстан Республикасы мәшгульлек дәүләт хезмәте заман һәм хезмәт базары таләпләренә оператив һәм нәтиҗәле җавап бирүче мөһим, социаль әһәмияткә ия структурага әверелде.

19 апрельдә Татарстанда 860 тармак белгече үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Уку йортларын тәмамлаучылар, эшсезләр, инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар, кече яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызларны эшкә урнаштыруда ярдәм итеп, мәшгульлек хезмәте кешеләргә тормышта лаеклы урын табарга һәм иртәгәсе көнгә ышаныч табарга ярдәм итә.

Берничә ел дәвамында Татарстан Идел буе федераль округында гына түгел, ә гомумән Россия буенча да иң түбән эшсезлек күрсәткеченә ия. Тармак хезмәткәрләренең эшкә сәләтлелеге һәм югары профессионализмы республикага алдынгы позицияләрне саклап калырга һәм яңа үрләргә ирешергә ярдәм итәр дип ышанам.

Бүген милли проект кысаларында мәшгульлек хезмәте үз үсешенең яңа чорын кичерә. Яңартылган кадрлар үзәкләре дәүләт хезмәтләренең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шунысы куанычлы, Татарстан Республикасы бу үзгәртеп коруларның иң авангардында тора.

Бу бәйрәм көнендә мәшгульлек хезмәтенең барлык хезмәткәрләренә иминлек, нык сәламәтлек, куелган бурычларны тормышка ашыруда уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International