«Балкыш» приютында һөнәри юнәлеш бирүче дәрес узды

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

«Профориентация калейдоскобы» программасы кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр «Чәчәк кибете» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Дәрес барышында балаларны чәчәкче һөнәре белән таныштырдылар. Приют карамагындагылар чәчәкченең чәчәкләрне дөрес карарга өйрәтүче белгеч икәнен белделәр. Балалар кызыклы презентация, кыска тематик роликлар карадылар, флорист эшенең нечкәлекләре турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International