Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр. Дәресләр уен формасында уза, бу исә аларны тагын да мавыктыргычрак, кызыклы, файдалы итә.
Балалар төп юл билгеләрен өйрәнәләр һәм, әлбәттә инде, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыталар.
Чираттагы дәрестә балалар белән «Юл хәрәкәтендә катнашучылар» уены үткәрелде. Приютта тәрбияләнүчеләр магнит тактасын тутырдылар, анда юл билгеләрен куйдылар, машиналарның һәм җәяүлеләрнең кайда йөрүен билгеләделәр. Шулай итеп, җиңел уен формасында, алар үзләренең белемнәрен ныгытты һәм яңа материал үзләштерде.