Иҗат – гомуми хәлне яхшыртырга, балалар белән файдалы итеп вакыт үткәрергә менә дигән алым. Нәкъ менә шуңа күрә 15 апрель көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен төркемле иҗади дәрес үткәрделәр.
WhatsApp аша мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм аларның ата-аналарын камырдан төрле әйберләр ясарга өйрәттеләр. Бу кешенең психоэмоциональ халәтен яхшыртырга, иҗади мөмкинлекләр ачарга ярдәм итә.
Моннан тыш, уртак эшчәнлек балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.