«Бөек Ватан сугышы дөнья тарихын һәм миллионлаган кешеләрнең язмышын үзгәртте. Җиңү көне – ул буыннарны берләштерүче бәйрәм. Безнең бурыч – безгә тынычлык, ирек һәм бәйсезлек бүләк иткән халыкның батырлыгы турында хәтерне саклау», – диләр Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортта.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлеккә балалар йортындагылар зур җаваплылык белән тотындылар: алар сугыш фильмнары, фотосурәтләр карадылар, тыныч күк йөзе өчен кешеләргә нинди авырлыклар аша узарга туры килгәнне күрделәр.
Балалар сугыш темасына рәсемнәр, эшләнмәләр әзерләделәр. Ә тәрбияләнүчеләрнең кайберләре Ватанны фидакарьләрчә саклаган солдатларның образларын үзләре сынап карарга булдылар. Тәрбиячеләр ярдәме белән балалар кечкенә генә сценкалар, хәрби фильмнар буенча сюжетлар, тиешле декорацияләр әзерләделәр. Болар барысы да дулкынландыргыч һәм күңелгә үтеп керерлек фоторәсемнәрдә чагылыш тапты.
«Һәр кеше үз ватанының тарихын белергә һәм истә тотарга, аның өчен җаваплылык тоярга тиеш», – дип уртаклаша балалар йорты тәрбиячеләре.