«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләргә Интернеттагы куркынычлыклар турында сөйлиләр

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Интернет – аралашу, уку һәм ял итү өчен менә дигән урын. Тик, реаль дөнья кебек үк, Интернет та бик куркыныч булырга мөмкин. Шул уңайдан Саба районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сак бул!» дигән чара үткәрделәр.

Күп кенә балалар, компьютерны челтәргә тоташтырганнан соң, күп кенә җитди проблемалар да килеп чыгарга мөмкин булуын белми. Төрле куркынычлыклар балаларга социаль челтәрләрдә дә очрарга мөмкин.

Компьютер артында озак утыру да балаларның физик сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, ә Интернетта булган мәгълүмат еш кына балаларның психик үсешенә һәм әхлакый сәламәтлегенә зыян сала.

Приютта тәрбияләнүчеләр белән бу хакта сөйләштеләр дә инде. Тәрбияче Л.Ф. Мөхәммәтҗанова балаларга медиакиңлектә очрарга мөмкин куркынычлыкларны аңлатты, үз-үзеңне мошенниклардан ничек саклау һәм кибербуллинг корбаны булмау турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International