«Юмарт» мошенниклар: өлкән татарстанлыларга бушлай азык-төлек җыелмалары «тәкъдим итәләр»

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Соңгы вакытта өлкән яшьтәге кешеләргә карата алдалау очраклары ешайды. Төрле мессенджерлар аша, имеш бушлай азык-төлек җыелмасына заказ бирергә мөмкин булган телефон номеры язылган ялган хәбәр таратыла.

Мошенниклар 65 яшьтән өлкән кешеләргә телефон аша шалтыратырга һәм бөтенроссия акциясендә катнашырга тәкъдим итә. Өлкән яшьтәге кешеләргә 14 атамадан торган җыелма вәгъдә итәләр, анда ярмалар, май һ.б. керә. Хәбәр түбәндәге эчтәлектә (авторның орфографиясе һәм пунктуциясе сакланган):

«ВНИМАНИЕ!!! По продуктовым наборам для людей возраста 65+ звоним <…> единый номер.

Ждать ответа минут 5, не переживайте, отвечают... приготовьтесь ответить фио, адрес полный, возраст, номер телефона... и приготовьте ручку записать ваш номер в очереди. Все, кому за 65 звоните. Счастливо!

Это российская акция, бесплатно. Набор из 14 наименований консервы, масло крупы...Скажите знакомым. Звонок бесплатный».

Хөрмәтле татарстанлылар! Игътибарлы булыгыз һәм мошенникларның корбаны булмагыз. Аларның максаты – гражданнарның шәхси мәгълүматларына ия булу. Министрлык республика халкыннан әлеге мәгълүматны өлкән яшьтәге әти-әниләренә, туганнарына, күршеләренә җиткерүне сорый.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар элемтә телефонына 8 (843) 598-3-598 мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>

Шулай ук, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International