Минзәләдә изоляциядәге күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелде

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим чорында ярдәмгә мохтаҗ категория кешеләренә аерым игътибар бирелә. Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Футука Кидс» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән берлектә 25 күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә булып кайттылар.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Светлана Соловьева минзәләлеләргә белешмәлекләр тапшырды, предприятие хезмәткәрләре һәр гаиләгә азык-төлек җыелмасы һәм битлекләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International