Бүген Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көлке көне» дигән музыкаль-уен программасы узды. Бәйрәмнең максаты уңай эмоциональ кәеф булдыру, өлкәннәрнең психологик сәламәтлеген саклау иде.
Чара барышында өлкәннәр шаян җырлар, шигырьләр, такмаклар башкардылар, мәзәкләр сөйләделәр, бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм кәефе интернат-йортта яшәүчеләрне күңел ачу программасы дәвамында озата барды.