«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр шахмат-шашка турнирында катнаштылар

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтиләр. Хәзерге вакытта барлык чаралар да учреждение бинасында гына уза.

Бүген балалар өчен шахмат-шашка турниры оештырылды. Ярыш башланыр алдыннан балалар уен кагыйдәләре белән таныштылар һәм жюрины сайладылар.

Интеллектуаль уен барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм балаларның ялын ямьләндерде. Чара нәтиҗәләре буенча жюри турнирда катнашучыларның барысын да җиңүче дип таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International