Зәйдә битараф булмаган эшмәкәр ялгыз өлкәннәргә иганәче ярдәме күрсәтте

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында бөтен илдә битараф булмаган кешеләр ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр. Үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга аеруча ярдәм кирәк.

Зәй муниципаль районында үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда мондый кешеләрне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре карый. Социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдән тыш, белгечләр көн саен үз карамагындагыларның аш-су, кирәкле дарулар, беренче чиратта кирәк-яраклар булуын тикшереп торалар.

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга волонтерлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә ярдәм итәргә тырыша. Иң беренчеләрдән булып социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга азык-төлек җыелмалары бүлеп бирү инициативасы белән район социаль яклау бүлегенә «Зәй икмәге» ҖЧҖ директоры Анатолий Шалафаев мөрәҗәгать итте. Бизнесмен ярдәме белән 95 ялгыз пенсионер адреслы иганәчелек ярдәме алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International